Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Олыяз авылыннан Лена Галиева узган ел «2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыкларында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант ота.
«Проектның юнәлеше - 100 башка исәпләнгән эре мөгезле терлекләр фермасы төзү.Бүгенге көндә объект төзелеп бетте диярлек», - дип сөйләде Лена Галиева.
Хуҗалыкта 122 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 51 баш сыер. Бер сыерга уртача савым 20 килограммга якын, һәркөнне 1 тоннага якын сөт савыла.
КФХ башлыгының планнарында – эре мөгезле терлекләр санын 220 башка җиткерү, 100 башка исәпләнгән савым сыерлары тоту өчен бина төзү.