Бүген «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында люпин үстерү технологиясе мәсьәләләре һәм Татарстан территориясендә аны җитештерү перспективалары буенча уку семинары узды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ (Брянск шәһәре) белән берлектә оештырылды.
Семинарда «Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе, “Селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссиясе” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Төп нотык белән «Люпин үстерү технологиясенең үзенчәлекләре һәм Татарстан Республикасында аны җитештерү перспективалары” темасына “Бөтенроссия люпинны фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ директоры, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Александр Артюхов чыгыш ясады. Профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «ТатНИИСХ» ФДБФУнең терлекчелек буенча ФТҮ җитәкчесе Шамил Шакировлюпинны терлекчелектә азык итеп куллану турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Чара барышында терлекчелекне арзан үсемлек аксымы белән тәэмин итү проблемаларын комплекслы хәл итү, туфракның уңдырышлылыгын арттыру, җитештерүне арттыру һәм үсемлек аксымы нигезендә чит ил продукциясен алмаштыру өчен шартлар тудыру мәсьәләләре хакында фикер алышу булды.