«Минем кече Ватаным» VII бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2016 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

«Минем кече Ватаным» VII бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Әлеге проектта алты ел буена 10 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.

2016 елда конкурс 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары арасында түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- Минем авыл торак пунктының (авыл, хутор, кишлак, улус) тарихы;

- Минем авыл торак пунктының (авыл, хутор, кишлак, улус) Web-сайты;

- Крестьян шәҗәрәләре;

- Россия халыклары традицияләре һәм кәсепләре;

- Минем хыялымдагы авыл;

- «Авылга ышанабыз! Россия белән горурланабыз!» темасына социаль басма реклама;

- «Авыл кинопробалары».

Конкурсның беренче этабы – гаризалар тапшыру – 2016 елның 20 маена кадәр уздырыла. Катнашу өчен гариза «Авылның мәдәни-тирихи мирасы» мәгълүмат порталы, «Минем кече Ватаным» конкурсы» бүлеге ашаэлектрон рәвештә бирелә.

Икенче этапка эксперт жюрисы тарафыннан конкурс эшләрен бәяләү, конкурс номинантларын билгеләү, Россия Федерациясенең берәр субъектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын әзерләү һәм уздыру керә, бу этап 2016 елның 20 маеннан 6 июненә кадәр барачак.

Конкурста катнашу тәртибе һәм шартлары белән түбәндәге адрес буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин:

 http://www.nasledie-sela.ru/competition/mmr2016/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International