ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына 27 июльгә Россиянең 48 төбәгеннән 450 эш керде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елгы уңыш ашлыгына тәкъдим ителә торган иң чик минималь бәяләрне раслады.


26
июль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында булды. 

26 июльдә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Элита» БНП (ГПП) АҖ базасында эре мөгезле терлекләр җитештерүче технологларның 38 нче Республика конкурсы узды.

Кичә, 25 июльдә, «Сөт иле» ҖЧҖ филиалы – «Кукмара элеваторы» каршындагы мәйданда беренче уңышны кабул итүгә багышланган тантаналы чара узды.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, 2016 елның 25 июленә Татарстан Республикасында 203,5 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, җыелган ашлык күләме 656,6 мең тонна тәшкил итә, уңдырышлылык – уртача 32,3 ц/га.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында (СХПК) бу көннәрдә бер сыердан тәүлеклек савым уртача 24,5 кг тәшкил итә.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Закамье-Агро» (Кама аръягы-Агро) ҖЧҖенә яңа «ACROS-585» ашлык җыю комбайны кайтарылды.

Узган атнада Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Сабантуй» авыл хуҗалыгы кооперативында терлекчеләрнең традицион слеты булып узды, анда тармакның 2016 елдагы беренче яртыеллыгы эшенә йомгаклар ясалды.


23
июль, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында урып-җыю кампаниясенең темплары турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International