«Агрокөчләр» холдингы көзге культуралар чәчүне төгәлләде

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

«Агрокөчләр» холдингы көзге чәчү кампаниясен төгәлләде. 2017 ел уңышы өчен көзге культуралар мәйданы 61 мең гектардан артыграк тәшкил итә. Көзге бодай, көзге арыш һәм көзге рыжик чәчелгән. Узган ел көзге культуралар 46 мең гектар мәйданны биләгән.

«Холдинг агрофирмасы 12 төр авыл хуҗалыгы культурасы үстерә, болар – бодай, арыш, арпа, солы, борчак, люпин, кукуруз, рапс, рыжик, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм азык культуралары. 2016 елда агрофирмаларда 404 мең тонна ашлык җыелды. Көзге бодай уңышы гектардан 38,7 центнер тәшкил итте, сабан бодае уңышы – 33,3 центнер, арпа – 43,9 центнер», – дип хәбәр итте “Агрокөчләр” АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

2016 елдңа “Агрокөчләр” АҖ агрофирмаларында 184 мең гектар җирдә бөртеклеләр, техник һәм азык культуралары чәчелгән. Җыелган уңышның барысы да диярлек холдинг мәнфәгатьләре өчен тотылган.Терлекчелек өчен 23 мең тоннадан артык печән, 176 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән.

Татарстанда бу елның 19 сентябренә көзге культуралар 574,1 мең га мәйданда (планнан 97%) чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International