Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык ике яңа банкноты өчен символлар сайлауның финал этабы дәвам итә

2016 елның 16 сентябре, җомга

Россия Банкының 200 һәм 2000 сумлык ике яңа банкноты өчен символлар сайлауның финал этабы дәвам итә. Россиялеләргә яңа банкнотларда символлары урнаштырыла торган ике шәһәрне/территорияне сайлап алырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, финалга чыгучылар исемлегенә Казан шәһәре дә кергән иде, ә символлар исемлегенәКазан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле кергән иде.

Үз фикереңне берничә юл белән белдерергә була. Иң төп һәм иң гади юл – http://твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү. Сайтта тавыш бирү 2016 елның 7 октябрендә 12.00 сәгатьтә тәмамланачак. Шулай ук 1 октябрьдә Россия Банкының теләсә кайсы территориаль учреждениесенә аның Ачык ишекләр көненә килергә һәм, анкета тутырып, үзеңә ошаган символ өчен тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирүнең йомгаклау этабы 2016 елның 7 октябрендә 18.00 сәгатьтә «Россия 1» телеканалы эфирында узачак, шунда ук сайлап алу йомгаклары ясалачак һәм ике җиңүче игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International