Республиканың шикәр заводларында 250 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртелгән

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. 2016 елның 15 сентябренә 19,1 мең га (планнан 30%) мәйданнан 608,5 мең тонна татлы тамыр чыгарылган.

Сезон башланганнан бирле республиканың шикәр заводларына 373,4 мең тонна шикәр чөгендере китерелде. Заводларга тәүлек буена уртача 15,4 мең тонна шикәр чөгендере китерелә.

257,4 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 34,1 мең тонна шикәр эшләнгән, шикәр чыгышы – 11,6 %.

«Зәй шикәре» ААҖендә 29,6 мең тонна шикәр эшләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 3,5 мең тонна,«Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 899 тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International