Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Аксу Агро» ҖЧҖендә һәркөнне 22 тоннага якын сөт савалар

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Аксу Агро» ҖЧҖенең терлекчелек комплексында 3,5 меңнән артык эре мөгезле терлек карыйлар, шулардан 1600 – савым сыерлары.

«Бездә тәҗрибәле һәм намуслы сыер савучылар эшли, алар сөтне машина белән савалар, – дип сөйләде терлекчелек комплексы җитәкчесе Равил Мусин. – Сыер савучылар ел саен укып кайталар һәм елга ике мәртәбә аттестация узалар. Теоретик һәм практик сынаулар узганнан соң, Татарстанның Сөт җитештерүчеләр берлеге белгечләре нәтиҗәләр чыгаралар. Гадәттә, белгечләр бәясе объектив була. Сыер савучылар үз нәтиҗәләрен яхшыртырга тырышалар, чөнки «беренче класслы белгеч» бәясе хезмәт хакына ай саен 2 мең сум өстәмә бирә».

Корпусларның берсендә машина белән сыер саву осталары Ирина Альметкина, Лариса Федосеева, Инна Илмурзина һәм Гөлфия Әхмәтова эшлиләр. Алар комплекска иртәнге алтыга киләләр, смена кичке алтыга кадәр бара.

«Без бик тату эшлибез, кирәк чакта, бер-беребезгә булышабыз. Смена беткәч, ике тәүлек өйдә булабыз, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәбез», – дип сөйләделәр сыер савучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International