«Агрокөчләр» холдингы быел 10 мең тоннадан артык көнбагыш орлыгы җыюны планлаштыра

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 елда «Агросила» холдингы 10 мең тоннадан артык көнбагыш орлыгы җыюны планлаштыра. Майлы культураның гомуми мәйданы 5 мең гектардан артыграк.

«Без ай дәвамында көнбагышны җыеп бетерергә уйлыйбыз. Урып-җыю кампаниясе алдыннан яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдык, аның белән уңышны оператив һәм югалтуларсыз җыеп алырга мөмкин. Урып-җыю белән бер үк вакытта кырларны 2017 елгы сезон эшләренә әзерләү бара», – дип сөйләде «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

Майлы культураларны эшкәртү өчен 2017 елда май заводын төзү планлаштырыла, ул «Заман»технополисы структурасына керәчәк. Заводта көнбагыш, рапс һәм соя сыгынтысын һәм маен җитештерү линиясе урнаштырылачак. Бүгенгә «Агрокөчләр» холдингы тәүлеккә 45 тонна майлы культуралар эшкәртә. Яңа завод гамәлгә керсә, май җитештерү күләме тәүлеккә 165 тоннага җитәчәк. Шулай ук технополис территориясендә 150 мең тонна төрле агрокультуралар кабул итүгә, саклауга һәм киптерүгә исәпләнгән элеватор төзеләчәк. Предприятие тулы проект куәтенә эшли башлагач, элеватор һәркөнне 4 мең тоннадан артык ашлык кабул итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International