Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов югары маржиналь культуралар белән эшләү турында сөйләде.
Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, быел республикада югарымаржиналь культуралар – ашлык кукурузы һәм көнбагыш чәчү белән күпләп шөгыльләнә башладылар.
«Хуҗалыклар шактый тәҗрибә тупладылар, киләсе елга планны зуррак куярга мөмкин – ашлык кукурузын кимендә бөртеклеләр били торган мәйданның 10%ында чәчәргә мөмкин. Республика буенча бу 150 мең гектардан артык, һәм гектардан кимендә 5 тонна уңыш алу өчен тырышырга кирәк. Әлбәттә, мондый бурыч кую гадиләрдән түгел», – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Аннары ул майлы культураларга тукталды. «Рапс өчен ел бик уңышлы булды, – диде Марат Әхмәтов. – Гектардан 10 центнерга якын уңыш алынды. Орлыклары ваграк булды, әмма моңа карап кына рапсны төшереп калдырырга кирәкми. Көнбагыш та начар булмады. Әлегә майлы культуралар уңышлы сатыла да, бәяләре дә югары. Күпләр алардан шактый өстәмә керем алалар».
Марат Әхмәтов әйткәнчә, рапс өчен дә, көнбагыш өчен дә киләсе елда чәчүлекләрнең кимендә 10%ыналырга кирәк. Бу – 300 мең гектарга якын.
Туфракны төп эшкәртүгә килгәндә, барлык мәйданның яртысыннан артыграгы эшкәртелгән, бу 1,2 млн.гектарга якын (Татарстан Республикасы буенча – 62%), дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Әтнә районында бу 96% тәшкил итә, Сарман, Зәй районнарында барлык җирнең 90%ы эшкәртелгән, Актаныш, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе районнарында – 75%ан артык.
Киңәшмә барышында Марат Әхмәтов шулай ук республиканың терлекчелек фермалары, эре комплекслары территорияләрендә тәртип урнаштыру темасына да кагылды. Аның сүзләренә караганда, 2016 елның 1 октябренә кадәр терлекчелек объектлары территорияләрен тәртипкә китерү бурычы куелган.Шулай ук тирес чыгару технологиясенә һәм тирес саклагычларга аерым игътибар бирергә кирәклеге турында да искәртте министр. Кайбер хуҗалыклар тирес саклагычлар төзү эшләрен төгәлләп киләләр инде.