Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Казаклар авылы янындагы «Кама» агрофирмасы» ҖЧҖ кырларында бар көчкә шикәр чөгендере җыялар.
«Шикәр чөгендерен 8 сентябрьдә җыя башладык. 16 көн эчендә җыеп бетерербез дип уйлаган идек, әмма яңгырлар комачаулады. Тагын якынча 10 көнлек эш бар әле, – дип сөйләде бүлекчә җитәкчесе Нәзиф Хөснетдинов. – Бүгенгә бу культура 450 гектар мәйданда җыелды, барысы – 970 гектар. Җыелган уңыш 10 мең тоннага якын. Йөк машиналары көнгә 150гә кадәр рейс ясыйлар, бер машинага 20тоннага якын чөгендер керә. Кичә чөгендер чыгаруны туктатып тордык. Бүгенгә төп бурыч –чыгарылганнарын машиналарга төяп, шикәр заводына озату».
Аның сүзләренә караганда, быел агрофирмага Германиядән куәтле өч «Maxtron» комбайны кайтарылган.Техника уңышны югалтуларсыз җыя, ягулык-майлау материалларын да аз сарыф итә.
Чөгендер җыюда Фәнил Шәйдуллин, Марсель Шаһиев һәм Яскәр Хәмәтҗанов эшлиләр. Хуҗалыкта 1гектардан уртача 400 центнер чөгендер чыга.