Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре шимбә көнне, 17 сентябрьдә, Казанның 10 сәүдә мәйданчыгында узачак.
Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ике мәйданчыкита оештырыла: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2), һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә), монда Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен алып килә.
Яңа Савин районында «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла, ярминкәдә Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре катнаша.
Авиатөзелеш районында ярминкә «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) оештырыла, халыкка үз продукциясен Биектау муниципаль районы фермерлары алып килә.
Мәскәү районында ярминкә Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83)булачак, монда Балтач муниципаль районы җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.
Киров районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла: «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1),мондагы продукция Кама Тамагы муниципаль районыннан булачак.
Вахитов районында ярминкә шулай ук ике мәйданчыкта оештырыла: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында Алексеевск муниципаль районының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукциясен сатачак, ә Кәрим Тинчурин ис. сквер каршында – фермеры Теләче муниципаль районы фермерлары булачак.
Идел буе районында ярминкә «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а) оештырыла.
Моннан тыш, бу мәйданчыклардагы ярминкәләрдә, югарыда санап кителгән муниципаль районнардан тыш, республика агросәнәгать комплексы ның эре оешмалары катнаша, болар: «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Просто Молоко» идарәчел компаниясе» ҖЧҖ «Татмелиорация» ААҖ, «Арча» ҖЧҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе» ЯАҖ, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) предприятиеләре һәм башка оешмалар.
Шул ук көнне ярминкәләр Чаллыда 3 мәйданчыкта оештырыла: Сарман трактында, Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм «Южный» агросәнәгать паркында. Үз продукциясен Актаныш, Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килә.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.