«Алтын көз - 2016» күргәзмәсендә Милли мәдәниятләр фестивале узачак

2016 елның 17 сентябре, шимбә

2016 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр Мәскәүдә ВДНХ (Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе) территориясендә «Алтын көз - 2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узачак.

Милли мәдәниятләр фестивале – күргәзмәгә килүчеләрнең иң яратып йөри торган бүлеге, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мәскәү Хөкүмәте партнерлыгында оештыра.

Фестивальдә башкала халкы һәм аның кунаклары Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша, милли ризыклардан авыз итә, уникаль сувенирлар сатып ала алалар һәм башка күп нәрсәләр белән таныша алалар.

Фестивальнең төп мәйданында гастрономия урамы булачак. Монда мәскәүлеләр һәм кунаклар үзләренә ошаган продуктларны сатып ала, шулай ук төрле тозлы һәм татлы әйберләрдән авыз итә алалар.

Архангельск гөмбәләре һәм җиләкләре, осетин пироглары һәм чуреклары, Якутиядән китерелгән ысланган болан һәм тай ите, Белгород өлкәсе товар җитештерүчеләренең кош итеннән әзерләнгәнкарпаччо – боларның барысы да башкалага Россиянең төрле төбәкләреннән китереләчәк. Алар шулай ук элек чит илләрдә генә әзерләнергә мөмкин дип саналган продуктлар да алып киләчәкләр. Фестиваль кунаклары чит ил аналогларыннан калышмый торган, әмма бәяләре ягыннан шактый түбәнрәк булган продуктларның сыйфатын үзләре бәяли алалар.

Фестивальнең тагын бер мәйданчыгын «Улица мастеров» (Осталар урамы) этномаркеты билиячәк. Монда килүчеләр керамикадан һәм агачтан эшләнгән оригиналь савыт-сабалар, текстиль, бизәнү әйберләре,кулдан эшләнгән натураль косметика һәм башка бик әйберләр сатып ала алалар.

Фестивальнең традицион өлешен илебезнең төрле почмакларыннан килгән артистлар һәм иҗат коллективлары чыгышлары бизиячәк. Килүчеләр тагын азык-төлек продуктларын дегустацияләүдә дә катнаша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International