ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

5 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Иран Ислам Республикасының Хорасан-Резави провинциясеннән губернаторның икътисадмәсьәләләре буенча урынбасары Мөхәммәд Мәхди Мораведж Альшариэ җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

2016 елның 1 – 4 декабрендә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” ХIII авыл спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

2016 ел йомгаклары буенча үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясенең тулаем күләме «Агрокөчләр» АҖендә 7,9 млрд. сумнан артык тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Мартен” агрофирмасы” ҖЧҖендә 200 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән яңа терлек симертү комплексы файдалануга тапшырылды. 


3
декабрь, 2016 ел
шимбә

Гадәттәге көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрекысаларында республика сәүдә мәйданчыкларына 1 млрд. сумнан артык продукция китерелгән. 

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Кече Елга авылыннан КФХ башлыгы Гафур Зарипов 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының “Идел” ҖЧҖ Кече Кармал бүлекчәсендә эре мөгезле терлекләрнең көнлек артымы 1000нән 1100 граммга кадәр җитә.


2
декабрь, 2016 ел
җомга

Бүген “КДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында оештырылган «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары тәмамланды.

Республиканың Әлки муниципаль районы шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан 2016 елның 11 аенда 7,3 мең тонна сөт җыелган һәм сатылган (узган елның шушы чорына карата 109%).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International