Николай Титов авыл хуҗалыгы ярминкәләренең барышы турында мәгълүмат бирде

2016 елның 3 декабре, шимбә

Гадәттәге көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрекысаларында республика сәүдә мәйданчыкларына 1 млрд. сумнан артык продукция китерелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Николай Титов сүзләренә караганда, быел көзге ярминкәләр 10 сентябрьдән башланган. Казанда сәүдә 10 мәйданчыкта оештырылган, Чаллыда - өч, Зеленодольск районында (Октябрьский пос.) - бер. Уздырылган12 ярминкә нәтиҗәләреннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 763,2 млн. сумлык продукция китергәннәр. Аерым алганда, 11 мең тонна бәрәңге, 1 мең тоннадан артык ит, 700 тонна он, сөт 400 тонна тирәсе, 1 мең тоннага якын шикәр комы, 6,2 млн. данә тавык йомыркасы сатылган.

Атна саен продукцияне ярминкәләргә китерү эшендә Казанда 500 машина, Чаллыда 200 машина катнаша.

Эре шәһәрләрдә генә түгел, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Алабуга шәһәрләрендә дә ярминкәләр уздырыла. Әлеге мәйданчыкларга 242,8 млн. сумга товар китерелгән.

Шәһәр халкы ит, сөт, йомырка, ярмалар һәм башка авыл хуҗалыгы товарларын сатып ала, аларга бәяләр кибетләрдәгедән 30 процентка арзанрак.

Николай Титов шулай ук, узган еллардагы кебек үк, ярминкәләрдә катнашучыларга транспортка чыгымнар кайтарылачак, дип хәбәр итте. Якын арада түләүләр башланачак, диде ул.

Ярминкәләрдә эре агрохолдинглар актив катнаша, болар: «Ак Барс», «Татагрохим», «Татмелиорация», «Татагролизинг», «Майский» теплица комбинаты.

Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге эшен дә билгеләп үтәргә кирәк, диде министрның беренче урынбасары. Ярминкәләрдә шундый 33 оешма катнаша. Ул Алексеевк, Саба, Буа, Кама Тамагы, Балтач, Мамадыш, Лаеш, Минзәлә, Ютазы, Тукай муниципаль районнары бүлекчәләрен иң яхшылардан дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрдә актив катнашулары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә рәхмәт белдерде. Ул, әлеге чаралар халыкта бик популяр, шәһәр халкы чиста, экологик продуктларны арзан бәягәсатып ала, дип, билгеләп үтте. Ә шәһәр җитәкчелеге, фермерларга тиешле шартлар булдырып, ярдәм итәргәтиеш, дип, ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

«Ярминкәләрнең кайсы көнне һәм кайда булуы, продуктлар белән нинди машиналар килүе хакында халыкка алдан хәбәр ителә. Авыл кешеләре заявкалары буенча аларга да көнкүреш техникасы, электр товарлары, төрле йорт җиһазлары һәм башка кирәк-яраклар китерелә, – дип хәбәр итте Николай Титов. – Һәр автолавка авыл торак пунктларына бер чыгуда 8-10 мең сумлык товар сата».

«Урыннарга чыгып сату – кечкенә авылларны кирәкле продуктлар белән тәэмин итүнең бердәнбер ысулы. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк, барлык 780 торак пунктта да мондый чаралар үткәрелергә тиеш. Мин муниципаль районнар башлыкларына һәм Татарстан кулланучылар оешмалары берлекләре җитәкчелегенәмөрәҗәгать итәм: бу сезнең эш һәм сез аны даими контрольдә тотарга тиеш», – диде бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International