Республиканың Лаеш районыннан КФХ башлыгы 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә

2016 елның 3 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Кече Елга авылыннан КФХ башлыгы Гафур Зарипов 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. Хәзер умартачылыкта 350 умарта оясы бар. КФХ башлыгы әйтүенчә, аларның балы бик тәмле һәм сыйфатлы, аны Татарстанда гына түгел, Россиядән читтә дә соратып алалар.

«Элек кырларда кала торган салам һәм печәнне халыкка саталар иде. Хәзер авылда терлек-туар аз асрыйлар, шуңа күрә терлекчелек белән дә шөгыльләнергә уйладым», – дип сөйләде авыл эшкуары.

2014 елда Гафур Зарипов «Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант откан. Фермер грант акчаларын терлекчелек фермасын төзеп бетерүгә һәм техника сатып алуга тоткан.

Бүгенге көндә хуҗалыкта 50 баш эре мөгезле терлек һәм 8 ат бар. Җитештерелгән продукция Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла.

«Татарстанда кече бизнес алып бару өчен яхшы шартлар тудырылган, – дип сөйли Гафур Зарипов. –Тырышып эшләргә генә кирәк, шулай иткәндә, барысы да була.».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International