Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан һәм Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

5 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Иран Ислам Республикасының Хорасан-Резави провинциясеннән губернаторның икътисадмәсьәләләре буенча урынбасары Мөхәммәд Мәхди Мораведж Альшариэ җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.

Анда шулай ук министр урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җәббаров, «РАЦИН»ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, Хорасан-Резави провинциясе ягыннан – Икътисад мәсьәләләрен координацияләү идарәсенең генераль директоры Али Расулиян, Сәнәгать һәм ресурслар оешмалары җитәкчесе Разие Алирезаи һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов мәртәбәле кунакларны сәламлаганнан соң Иран Татарстан һәм Ислам Республикасы арасындагы үзара мөнәсәбәтләр тарихы турында сөйләде. «Иран белән Министрлык арасындагы беренче очрашу 2014 елда булган иде, без ул чакта консул белән очраштык», – диде министр.

Республиканың агросәнәгать комплексы турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов, Татарстан – үз-үзен тәэмин итә торган төбәк, диде. «Быел 4,3 миллион тонна ашлык, 2,3 миллион тонна шикәр чөгендере җыелды.Татарстан ел саен 1,8 миллион тоннага якын сөт, 500 мең тонналап ит җитештерә. Тармак өчен бу чик түгел, аның мөмкинлекләре зуррак», – диде министр.

«Хорасан-Резави провинциясендә 6 миллионнан артык кеше яши, – диде Мөхәммәд Мәхди Мораведж Альшариэ. – Бездә ел саен 7 миллион тоннадан артык төрле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә. Аны җитештерү һәм экспортлау буенча провинция Иранда беренче урыннарны алып тора».

Провинциядә бигрәк тә медицинада һәм азык-төлек сәнәгатендә кулланыла торган пестә (фисташка) һәм зәгъфран (шафран) үстерү киң таралган.

Мөхәммәд Мәхди Мораведж Альшариэ, провинцияне продукция экспортлау һәм импортлау өлешендә һәм фәнни тикшеренүләр буенча Татарстан белән хезмәттәшлек итү кызксындыра, дип, билгеләп үтте.

Белешмә өчен. Хорасан-Резави Иранның төньяк-көнчыгыш ягында урнашкан. Провинция икътисадының төп тармаклары – авыл хуҗалыгы (бодай, арпа, мамык, зәгъфранйөзем җимеше (виноград), шикәр чөгендере, рапс, помидор), азык-төлек, күн, текстиль, аяк киеме, автомобиль, электртехникасы, нефть химиясе сәнәгате, туризм, хаҗ ( паломничество) һәм башкалар алга киткән.

Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 2 млн. 138 мең га тәшкил итә. Провинция биш бакчачылык продукциясен - груша, чия, слива, шафран һәм тмин җитештерү буенча илдә беренче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International