Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының “Мартен” агрофирмасы” ҖЧҖендә 200 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән яңа терлек симертү комплексы файдалануга тапшырылды. Аңа терлекләр дә кертелде инде.
Объектны төзү ел башында башланган иде. Аны төзүгә кертелгән инвестицияләр күләме 5,7 млн. сум тәшкил итә.