Республиканың Әлки муниципаль районы шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан 2016 елның 11 аенда 7,3 мең тонна сөт җыелган

2016 елның 2 декабре, җомга

Республиканың Әлки муниципаль районы шәхси ярдәмче хуҗалыкларыннан 2016 елның 11 аенда 7,3 мең тонна сөт җыелган һәм сатылган (узган елның шушы чорына карата 109%). Сөт продукциясе өчен халыкка 138 млн. сумнан артык акча түләнгән.

Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Фәрит Вәгыйзов сүзләренә караганда, район хуҗалыкларында сыерлар саны елдан-ел арта. «Бигрәк тә кече сөт фермаларын төзү программасы актив гамәлгә ашырыла», – диде Фәрит Вәгыйзов.

Бу елның ноябрь аенда Әлки районында халыктан сатып алына торган сөтнең уртача хакы 22 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International