2016 елның 1 – 4 декабрендә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” ХIII авыл спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Аны Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.
Ярышларда 16 команда катнашты. Аларда 100гә якын кеше иде.
Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Саба районыннан Кристина Максимова алды, 2 нче урында – Сарман районыннан Алинә Фәртдинова, 3 нче урынга Алексеевск районыннан Виктория Ульянкочыкты.
Ирләр арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Саба районыннан Револь Андреев алды, 2 нче урында – Саба районыннан, 3 нче урынны Алексеевск районыннан Руслан Мөсәләмов яулады.
Команда зачетында урынннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Саба, 2 нче урында – Алексеевск, 3 нче урында Әлмәт районнары командалары булды.