Бүген “КДАУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУ базасында оештырылган «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары тәмамланды.
Бу курсларда 48 белгеч квалификацияләрен күтәрделәр, болар – Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, хуҗалыкларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары.
Курслар узу турында таныклыклар тапшыру алдыннан КДАУында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов һәм КДАУның Механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин катнашында түгәрәк өстәл узды. Анда республиканың машина-трактор паркыннан нәтиҗәле файдалану, хуҗалыкларны техник модернизацияләү мәсьәләләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыруда инженерлыкхезмәтләре бурычлары һәм башкалар буенча фикер алыштылар.