2016 ел йомгаклары буенча үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясенең тулаем күләме «Агрокөчләр» АҖендә 7,9 млрд. сумнан артык тәшкил итә. 2017 елда бу күрсәткеч 11,7 млрд. сум булыр дип фаразлана. Табышны арттыруга ирешү чәчүлек мәйданнарын һәм культураларның уңдырышлылыгын арттыру исәбенә планлаштырыла. Киләсе елда агрохолдингның чәчүлек мәйданнары 221 мең гектар булачак, шул исәптән көзге бодай – 54,5 мең га, техник культуралар – 62,2 мең га. Аграр юнәлешкә җибәрелә торган нвестицияләр күләме 1,6 млрд. сумнан 2 млрд. сумга кадәр арттырылачак. Акчалар заманча махсус техника сатып алуга тотылачак.
«2017 елда «Агрокөчләр» холдингы тарафыннан берничә эре инвестиция проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шулай итеп, яңа сезонда «Заман» технополисы структурасына керә торган яңа Зәй элеваторы150 мең тоннадан артык ашлыкны саклауга кабул итәчәк. Моннан тыш, киләсе елда 2000 башка исәпләнгән савым сыерлар өчен заманча комплекс төзелә башлый. Проектларның гомуми хакы 855 миллион сум», –дигән мәгълүмат бирде «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.