Республиканың Кама Тамагы районының “Идел” ҖЧҖ Кече Кармал бүлекчәсе терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыра

2016 елның 3 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының “Идел” ҖЧҖ Кече Кармал бүлекчәсендә эре мөгезле терлекләрнең көнлек артымы 1000нән 1100 граммга кадәр җитә.

Терлекләр, яшьләренә карап, берничә ай симертүдә булалар. Яшь терлекләр зоогигиеник һәм ветеринария-санитария таләпләрен үтәп тотыла. Бүлекчәдә даими рәвештә ветеринария чаралары, тикшеренүләр уздырыла, азык сыйфаты һәм микроклимат гел контрольдә тотыла.

«Идел” ҖЧҖ директорының җитештерү буенча урынбасары Әлфик Сәнәтуллов әйтүенчә, терлекләргә азык алларыннан калырлык итеп бирелә. Азык рационы төрле: печән, салам, сенаж, силос, фураж һәм башкалар.«Хуҗалык белгечләренең эшеннән күп нәрсә тора. Бездә бик җаваплы һәм тәҗрибәле коллектив тупланган», – дип билгеләп үтте Әлфик Сәнәтуллов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International