Кичә, 16 мартта, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче Николай Титов Россия Федерациясендә Нидерландия Корольлегенең Гадәттәш тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Рене Джонс-Бос ханым белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мүлмә авылында “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖендә 400 баш сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы ачылды.
2017 елның 9 һәм 16 мартында Татарстан Республикасы Әлки һәм Буа муниципаль районнарында «Красный Восток Агро» ИК” ҖЧҖ һәм “Ак Барс” ХК» ААҖ хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы хуҗалыкларының ремонтлау цехларында һәм остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлау төгәлләнеп килә.
2016 елның азагында Россия авыл яшьләре берлеге Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә «Яшь фермер» проектына старт бирде.
2017 елның 22-23 мартында Казанда «Сыерларның продуктивлыгын арттыру 5.0» халыкара конференциясе узачак.
Бүген Кукмара ш.т.п. Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слеты узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чокыр-үзәннәрдә үсентеләр, кыр яклау урман үсентеләрен утырту буенча документация әзерләү һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында шул юнәлештә эшне торгызу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Сөт бизнесы академиясе базасында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен һәм белгечләрен сөт сыйфатын билгеләү, терлекләрне тукландыру һәм үрчетү үзенчәлекләренә өйрәтү дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Энергетика. Ресурсларны саклау» XVIII халыкарамахсус күргәзмәсен һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХVII халыкара симпозиумын ачты.