Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Энергетика. Ресурсларны саклау» XVIII халыкарамахсус күргәзмәсен һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХVII халыкара симпозиумын ачты. Аларны ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Үзбәкстан Республикасының Сәмәркәнд өлкәсе хакиме Химмәт Окбутаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, катнашучыларны сәламләп, әлеге күргәзмәнең бүгенге көндә энергияне сак тоту өлкәсендә заманча технологияләр белән танышу һәм энергетика өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикерләшү өчен уңай мәйданчык булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Россия Энергетика министрлыгына күргәзмәне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.
«Чарада Россиянең һәм чит илләрнең шактый санда эре компанияләре катнаша. Сезгә нәтиҗәле эшегездә һәм яңа партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруда уңышлар телим», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, энергия ресурсларын саклау һәрвакытөстенлекле мәсьәләләрдән саналды, дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, 2012 елдан башлап Россиядә 300 млн. тонналап ягулык сакланып калып. «Безнең мәгълүматларга караганда, якындагы өч елда, фаразланучыикътисадый үсешне исәпкә алып, тагын шул ук күләмдә ягулыкны саклап калырга мөмкин булачак», – диде ул.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков "Энергияне нәтиҗәле куллануҗайланмалары һәм технологияләре" конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм башка катнашучылар күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Алар республиканың АПК оешмалары - “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ һәм башкаларның стендларын карадылар.
Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2016 ел йомгаклары буенча «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2017 елга бурычлар турында” утырышы узды.