Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан һәм Нидерландия Корольлеге арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикерләштеләр

2017 елның 17 марты, җомга

Кичә, 16 мартта, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче Николай Титов Россия Федерациясендә Нидерландия Корольлегенең Гадәттәш тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Рене Джонс-Бос ханым белән очрашты. Очрашу Игенчеләр саренда узды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Рацин» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Россия Федерациясендә Нидерландия Корольлеге илчелегенең вәкилләре Эрик Смид, Екатерина Соловьева, Нидерландия-Россия терлекчелек фондының бизнесны үстерү бүлеге башлыгы Гүзәлия Романова, Голландия компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Николай Титов билгеләп үткәнчә, Татарстанны һәм Нидерландияне үзара ныклы мөнәсәбәтләр бәйли. Бүгенге көндә республиканың уннарча компанияләре Голландия бизнес-структуралары белән эшли. Алар арасында «Камский бекон» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Красный Восток Агро» ИК” ҖЧҖ һәм башкалар бар. Моннан тыш, узган ел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Нидерландия-Россия терлекчелек фонды белән килешү төзелгән иде.

Яклар арасында үзара хезмәттәшлекнең уңай нәтиҗәләре турында Рене Джонс-Бос ханым да билгеләп үтте. «Бүген безнең дәүләт авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча икенче урында тора, – ди ул. –хәзер без үзебезнең тәҗрибәне башка илләр белән дә уртаклашабыз».

Аннары әңгәмә барышында алга таба хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Әһәмиятле юнәлешләр арасында – «Әтнә районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ базасында BLGG Голландия компаниясе белән берлектә терлек азыгы җитештерү лабораториясен төзү, Нидерландия-Россия терлекчелек фонды әгъзалары тарафыннан Татарстанның терлекчелек фермаларына һәм комплексларына технологик аудитуздыру, АПК белгечләре өчен уку семинарлары оештыру һәм башкалар бар.

Арым алганда, Алмаз Хисаметдинов, Әтнә муниципаль районында лаборатория ачу бу елның икенче кварталына планлаштырыла, дип хәбәр итте.

Очрашу азагында Рене Джонс-Бос ханым Татарстан Республикасы делегациясен Нидерландия Корольлегенә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International