Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының тармак алдынгыларын котлады

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Бүген Кукмара ш.т.п. Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слеты узды.

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

Башта әлеге чарада катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде. Ул АПК хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, тармакның һәр хезмәткәре үзеннән өлеш керткәндә генә яхшы күрсәткечләргә ирешеп була һәм бу аеруча мөһим, дип билгеләп үтте ул.

Районның авыл кешеләрен Марат Әхмәтов тә котлады. «Кукмаралылар – хезмәт сөйчән халык. Аларныңнәкъ менә шул сыйфаты авыл хуҗалыгы җитештерүендә уңышларга ирешергә ярдәм итә дә инде, – дип ассызыклады министр. – Районда көнгә 200 тоннадан артык сөт җитештерелә. Әгәр Татарстан ил субъектлары арасында сөт җитештерү буенча 1 нче урынны алып торса, Кукмара районы исә, үз чиратында, республика күләмендә лидер».

Аннары районның тармак алдынгыларын бүләкләделәр. Хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләрне Марат Әхмәтов һәм Сергей Димитриев тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International