Республиканың Биектау муниципаль районында 400 баш сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы ачылды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Мүлмә авылында “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖендә 400 баш сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы ачылды.

Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов, АПКпредприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

«Шушы көннәрдә безнең район тәүлеккә 100 тонна сөт саву чиген узды, – дип хәбәр итте Рөстәм Кәлимуллин. – Әмма без ирешелгәннәрдә тукталып калырга уйламыйбыз. Безнең бурыч – бу санны район өчен иң түбән күрсәткеч итеп калдыру».

Марат Әхмәтов, быел республика игенчеләре алдында зур бурычлар тора: авыл хуҗалыгы тармагы үсешен 5 %ка арттыру, үсемлекчелекне – 10%ка арттыру.  

«Татарстанда эре агрохолдинглар да, шулай ук урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да эшли. Бу максатларга бары тик һәр авыл хуҗалыгы оешмасы үзеннән өлеш керткәндә генә ирешергә мөмкин. Мондый комплексларны ачу – һәрчак күңелле, –диде Марат Әхмәтов. – Биектау районының мөмкинлекләре күп, сезнең иң югары нәтиҗәләргә ирешүегезгә ышанам.

Аннары символик кызыл тасма киселде, шуннан соң Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе терлекчелек комплексын карап чыкты.

Терлекчелек объектында саву залы урнаштырылган, азык өләшү җайланмасы һәм  эшне җиңеләйтә торган башка җайланмалар көйләнгән. Хәзер монда 280 баш сыер бар. Комплексның смета хакы 120 млн. сумнан артык.

Шуны да әйтергә кирәк, алга таба “Татарстан” агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчелеге эре мөгезле терлекләр санын һәм терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттырырга уйлый. Быел ук инде монда 600 башка исәпләнгән чираттагы объектны төзергә керешәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International