Казанда «Сыерларның продуктивлыгын арттыру 5.0» («Продуктивное долголетие коров 5.0») халыкара конференциясе узачак

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

2017 елның 22-23 мартында Казанда «Сыерларның продуктивлыгын арттыру 5.0» халыкара конференциясе узачак. Чараны «ДеЛаваль» компаниясе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра.

«Сыерларның продуктивлыгын арттыру 5.0» конференциясе – терлекләр белән идарә итү, аларны карау, сөт җитештерү күләмнәрен тотрыклы арттыруны тәэмин итү, сөт бизнесының табышлылыгын арттыру өлкәсендәге фәнни эшләнмәләрне күрсәтү һәи тәҗрибә алмашу мәйданчыгы ул.

Чара кысаларында тармакның перспективалары һәм проблемалары турында, сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру, хайваннарны дәвалау һәм профилактикалау ысуллары турында фикер алышу булачак.

Конференциядә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, АПКның төбәк идарә органнары, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре, компанияләрнең әйдәүче экспертлары чыгыш ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International