Министрлыкта чокыр-үзәннәрдә үсентеләр, кыр яклау урман үсентеләрен утырту буенча документация әзерләүне тизләтү зарурлыгы турында фикер алыштылар

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чокыр-үзәннәрдә үсентеләр, кыр яклау урман үсентеләрен утырту буенча документация әзерләү һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында шул юнәлештә эшне торгызу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференциярежимында узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов үткәрде.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары рәисләре, урман хуҗалыкларының директорлары һәм инженерлары катнашты.

Киңәшмәдә 2558 гектар мәйданда чокыр-үзән үсентеләрен утырту буенча 37 муниципаль районның актлар һәм проектлар тапшыруы турында билгеләп үттеләр, шулардан 3 район (Баулы, Сарман һәм Ютазы районнары) 123 гектарда кыр яклау урман үсентеләре утырту буенча да документация әзерләгәннәр.

Югарыда күрсәтелгән чараларны гамәлгә ашыру, шулай ук юкка чыккан кыр яклау урман үсентеләрен торгызу өчен проект-смета документациясен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшыруның иң чик срогы – 2017 елның 20 марты.

2018 елга план төзү өчен барлык төр эшләр буенча тәкъдимнәр 2017 елның 15 маена кадәр тапшырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International