Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Сөт бизнесы академиясе базасында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен һәм белгечләрен сөт сыйфатын билгеләү, терлекләрне тукландыру һәм үрчетү үзенчәлекләренә өйрәтү дәвам итә. Уку йорты ачылганнан бирле 7 курс үткәрелде, анда 113 кеше үз квалификацияләрен арттырды.
2017 елның 22 мартыннан башлап эре мөгезле терлекләрнең сәламәтлеген ныгыту мәсьәләләре буенча ветеринария табиблары өчен тренинглар оештырыла. Аларда әйдәүче халыкара һәм Россия компанияләреннән тәҗрибәле тренер-мөгаллимнәр чыгышлар ясаячак. Исегезгә төшерәбез, Сөт бизнесы академиясенең кампусы һәм укыту фермасы бар, бу исә алган теоретик белемнәрне тәҗрибә белән ныгытырга мөмкинлек бирә.
Академиядә комплексларның җитәкчеләрен, белгечләрен, башлыкларын һәм ферма мөдирләрен, сөт фермаларына (комплексларына) алдан аудит уздырып, индивидуаль заказ буенча укыту мөмкинлеге каралган. Уку программасы тәмамланганнан соң, конкрет узган курс буенча белгечләрнең компетентлык дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирелә, шулай ук Академиягә укырга килүчеләргә алга таба да түләүсез практик ярдәм күрсәтү оештырыла.
Моннан тыш, Сөт бизнесы академиясе үз юнәлешләре буенча укулар уздыруны планлаштыручы чит предприятиеләр өчен дә база булып тора. Мәс., сөт эшкәртү предприятиеләре тарафыннан, саву аппаратлары, азык өстәмәләре, ветеринария препаратлары эшләүче компанияләр тарафыннан максатчан тренинглар үткәрүгә заявкалар алына башлады.