Эксперт жюри «Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабында җиңүчеләрнең бизнес-планннарын бәяләүгә кереште

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның азагында Россия авыл яшьләре берлеге Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә «Яшь фермер» проектына старт бирде. Бизнес-планлаштыруда, мәгълүмат туплауда һәм анализлауда, идарәчел карарлар чыгаруда һәм командада эшләү осталыгында махсус урта уку йортлары студентлары, аграр уку йортлары студентлары һәм аспирантлары һәм өйрәнчек җитештерү бригадалары үз көчләрен сынадылар.

Уенның беренче этабыннан соң, ул Россия Федерациясе субъектларында узды, икенче этабы башланды –экспертлар җибәрелгән бизнес-планнарны бәяләүгә керештеләр. 2017 елның 1 апреленә кадәр алар илнең 45 төбәгеннән 80гә якын эшнең түбәндәге критерийларга туры килүен ачыкларга тиеш булалар: бизнес- планның чынбарлыкка туры килүен, максатка ярашлылыгын, нәтиҗәлелеген, җирлеккә географик бәйлелеген, инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген, ресурсларны комплекслы файдалануны, шулай ук аның икътисадый һәм юридик нигезләнгән булуын. Бу параметрларның һәркайсы буенча эш биш баллга кадәр бәя алырга мөмкин,жюри тарафыннан иң күп бәяләрне җыйган командалар яисә экспертлар тарафыннан шәхсән катнашуга тәкъдим ителгән бизнес-проектлар авторлары проектларын якларга үзләре киләләр.

Эксперт жюри составына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Балыкчылык буенча федераль агентлыкның аквакультура идарәсе, Россия авыл яшьләре берлеге, «Росагролизинг» АҖ, «Россельхозбанк» АҖ, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы икътисадының фәнни-тикшеренү институты, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе вәкилләре, шулай ук КФХ башлыклары керде.

Татарстан Республикасыннан уенның икенче этабына төбәк этапта җиңгән командаларның 7 проекты керде,аларны Казан ДАУ, Н.Э.Бауман ис. КДВМА, «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺМУ, «Саба аграр көллияте» ДАҺМУ, «П.В. Дементьев ис. КАТК» ДАҺМУнең Питрәч районы филиалы һәм Арча районының «Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль белем бирү учреждениесе тәкъдим итәләр.

2 нче этапның җиңүче-командалары исемлекләре апрель башында билгеле булачак. Алар «Яшь фермер» V интеллектуаль уенның финалына Мәскәүгә барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International