«Красный Восток Агро» ИК” ҖЧҖ һәм “Ак Барс” ХК» ААҖ хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 9 һәм 16 мартында Татарстан Республикасы Әлки һәм Буа муниципаль районнарында «Красный Восток Агро» ИК” ҖЧҖ һәм “Ак Барс” ХК» ААҖ хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды.

Чараларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов һәм Илдус Габдрахманов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнары һәминженерлары катнашты.

Киңәшмәләр барышында агрохолдинглар хуҗалыкларының 2017 елгы чәчү кампаниясенә әзерлекләре турында фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы техникасын чәчүгә әзерләүгә, минераль ашламалар туплауга, орлык материалының булу-булмавына, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителешкә аерым игътибар бирелде.

Утырышлар йомгаклары буенча чит ил техникасына запас частьләр кайтаруны тизләтү һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны кыска срокларда төгәлләү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International