ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2017 ел
җомга

Татарстанда 2017 елгы уңыш өчен минераль ашламалар туплау дәвам итә. Бу елның 24 мартына республикада 146,5 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга – 51 кг (көздән кертелгәне белән бергә).

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында язгы чәчүгә әзерләнү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы хуҗалыкларында бар куәткә язгы кыр эшләренә әзерләнәләр. 


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген АПК предприятиеләрен һәм оешмаларын ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча Россия субъектлары катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасарыДжамбулат Хатуов үткәрде.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Гигант» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап бетерделәр.

2017 елда Татарстанның Минзәлә районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирәләр.

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы хуҗалыкларында 2017 елгы язгы чәчүгә әзерләнәләр. 


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда «Сыерларның продуктивлыгын арттыру 5.0» халыкара конференциясе ачылды. Чараны «ДеЛаваль» компаниясе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырды.

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының “Кармалы” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында сарык үрчетү тармагын үстерү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе узды.

Кичә, 21 мартта, Министрлыкта эре мөгезле терлекләрне чиплаштыру, мониторинглау, хайваннарның генетик куәтен камилләштерү һәм селекция-нәсел эшен яхшырту проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International