Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында язгы чәчүгә әзерләнү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада район башлыгы Фаил Камаев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинарда катнашучылар “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖенең машина-трактор паркын карадылар. Техниканың язгы чәчүгә әзерлеге, сервис хезмәтләре күрсәтүне оештыру, язгы кыр эшләрен башкарганда хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев сөйләде.
Семинар-киңәшмә барышында шулай ук орлык материалы сыйфатына контроль һәм минераль ашламалар куллануның нәтиҗәлелеге турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Чара азагында алдагы чәчү кампаниясен уңышлы уздыру бурычы куелды.