Бүген АПК предприятиеләрен һәм оешмаларын ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча Россия субъектлары катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Россельхозбанк» АҖ, «ВТБ Банкы” ГАҖ, «Сбербанк» ГАҖ, «Ак Барс» Банк» ГАҖ, "Промсвязьбанк" ГАҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Джамбулат Хатуов кече хуҗалыкларны кредитлау мәсьәләләренә аерым игътибарбирергә тәкъдим итте. Ул, кредит акчалары җәлеп итүдә кызыксынучы КФХ һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләренә консультация ярдәме күрсәтергә һәм документлар рәсмиләштерүдә булышырга кирәк, дип ассызыклады.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары аграрийларга ташламалы кредитлар бирү механизмын гамәлгә ашыру эшен оештыруга карата илнең кайбер төбәкләрен тәнкыйтьләде. Аерым алганда, ул тамбов һәм Төмән өлкәләрен атап китте.
Аннары АПКның төбәк идарә органнары вәкилләре чыгышлар ясадылар, алар кече хуҗалыкларга ташламалы кредитлар бирүнең барышы турында сөйләделәр. Татарстан Республикасы исеменнән нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
«Кече хуҗалыклардан банкларга 88 заявка бирелде, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына– 25 җибәрелде. Эшче төркем төзелде, аның вәкилләре крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыкларына документлар әзерләүдә булышалар. Без бу юнәлештә эшләүне тагын да көчәйтәчәкбез», – диде министр.