2017 елда Татарстанның Минзәлә районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирәләр. Моны узган район Советы утырышында билгеләп үттеләр.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә аерым өстенлек бирелә. Районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 6233 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 2400 баш сыер, 971 баш кәҗә. Иң күп терлек Наратлы-Кичү авыл җирлегендә исәпләнә. Әтрәкле, Иркәнәш, Тауасты-Байлар авыл җирлекләрендә дә терлекләр санын арттыру өчен мөмкинлекләр бар.
Дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру аркасында 3 һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар арта. Узган ел сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү программасы буенча тоткан чыгымнар өлешен кайтару өчен 10 кеше субсидия алды.
Утырыш йомгаклары буенча халыкка дәүләт ярдәме чаралары турында һәм программаларда катнашуны аңлату эшен көчәйтү бурычы куелды.