Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы игенчеләре 2017 елгы чәчүгә әзерләнәләр

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы хуҗалыкларында 2017 елгы язгы чәчүгә әзерләнәләр. Быел районда чәчүлек мәйданы 70,2 мең га тәшкил итә, шулардан көзге культуралар 17,2 мең га мәйданны били.

Шикәр чөгендере мәйданын 5,2 мең гектарга җиткерү планлаштырыла. Районда әлеге культураны игү белән 11 авыл хуҗалыгы предприятиесе шөгыльләнәчәк. Алар арасында: «Содружество» ҖЧҖ (1,7 мең га), “Колос” агорфирмасы” ҖЧҖ (700 га), «Сафиуллова Р.Г» КФХ, «Заһидуллин Р.М.» КФХ, «Бакрчи»(Бакырчы) ҖЧҖ ( 500 гектарга кадәр) һәм башкалар.

«Барлык хуҗалыклар да орлыклар белән тәэмин ителгән, аларны фитоанализлау төгәлләнеп килә, – дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Николай Кудряшов. – Шикәр чөгендере орлыгы кайтаруга да шартнамәләр төзелде, бу көннәрдә кукуруз орлыгы кайтарыла».

Бүгенге көндә Тәтеш районында 6,3 мең тонна, ягъни гектарга 90 кг минераль ашлама тупланган. Иң күп запас туплаган хуҗалыклар: «Сафиуллова Р.Г.» КФХ (166 кг/га), “Колос” агорфирмасы” ҖЧҖ (137),«Бакрчи» (Бакырчы) ҖЧҖ (118), «Казаков С.М.» КФХ (96,5), «Новая Заря» ҖЧҖ (90,2). «Хөсәенов Ш.И.»КФХына һәм «Волга» ҖЧҖенә ашламалар кайтару дәвам итә.

Чәчүгә 298 трактор, 20 чәчү комплексы, 130 чәчкеч җәлеп ителәчәк. Кайбер хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны ремонтлау төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International