Республиканың Әлмәт муниципаль районы игенчеләре 2017 елгы язгы чәчүгә әзерләнәләр

2017 елның 24 марты, җомга

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы хуҗалыкларында бар куәткә язгы кыр эшләренә әзерләнәләр. Хәзерге вакытта ремонтлау остаханәләрендә сабаннарны, чәчкечләрне һәм культиваторларны агрегатлау бара. Тракторларның техник әзерлеге 97% тәшкил итә, чәчү комплексларыныкы – 97%.

Н.Е. Токарликов ис. АҖендә, «Чагылтау» ҖЧҖендә, Заһидуллин В.А. КФХында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау төгәлләнеп килә.

Язгы чәчүне уздыру өчен Н.Е. Токарликов ис. АҖ МТЗ-1221 һәм МТЗ-82 маркалы сигез трактор һәм ике чәчкеч сатып алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International