Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Гигант» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап бетерделәр.
«Без язгы кыр эшләренә чыгарга әзер. Җир сөрү өчен 7 агрегат, культивацияләү өчен – 5, минераль ашлама кертү өчен 2 агрегат әзерләдек, 12 трактор, 4 орлык төягеч һәм 5чәчү агрегаты эшкә әзер. Техниканы әзрәк буяп, яңартып җибәрәсе калды, моның өчен көннәр җылынганны көтәбе, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов. – Күптән түгел чәчү комплексы,культивацияләү өчен агрегатлар һәм кәтүкләр ясау агрегаты сатып алдык. Хуҗалык яңа техника өчен 5,5 миллион сум акча тотты». «Гигант» ҖЧҖендә уҗым культуралары 500 гектар мәйданда чәчелгән. Калган мәйданда борчак, бодай, арпа, солы, рапс һәм кукуруз чәчеләчәк. Бүгенге көгдә хуҗалыкта ягулык-майлау материаллары әзерлиләр.
«Алда торган бурычларны үтәү өчен барлык шартлар үтәлде, – дип сөйли «Гигант» ҖЧҖенең башинженеры Рафаэль Гыйльфанов. – Хуҗалык кадрлар белән тәэмин ителгән, алар һәркайсы үз урынында эшләрен намуслы, җиренә җиткереп башкаралар, нәтиҗәсе булсынга эшлиләр».
Шундыйлардан - бригадир Илдус Муллаянов, тракторчы Рәшит Шәйдуллин, Рәмзил Мутавалов, мастер-наладчик Мәүлимҗан Гайфиев һәм башка механизаторлар.