Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында сарык үрчетү тармагын үстерү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе узды

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының “Кармалы” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында сарык үрчетү тармагын үстерү мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе узды. Анда тармакның төп проблемалары һәм аны үстерүперспективалары, сарыкчылык продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру резервлары каралды.

Форумга бөтен республика буенча сарыкчылык фермалары хуҗалары җыелды. Семинар-киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Бөтенроссия нәсел эше фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү шәһәре), Н.И. Вавилов ис. Саратов дәүләт аграр университеты вәкилләре катнашты.

“Кармалы” агрофирмасы” ҖЧҖ белгечләре сарыкчылык эшчәнлеген алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International