Бүген Казанда «Сыерларның продуктивлыгын арттыру 5.0» халыкара конференциясе ачылды. Чараны «ДеЛаваль» компаниясе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырды.
“Татарстан Республикасында сөт терлекчелегенең торышы һәм перспективалары” темасына нотык бҗелән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.
«2016 елда республика терлекчелеге тармагында беркадәр үсеш күзәтелде. Барлыку категория хуҗалыкларда 1765 мең тонна сөт, 486 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерледе. Татарстан Республикасы Россия субъектлары арасында сөт җитештерү буенча 1 нче урында тора, ит буенча – 4 нче урындла, – диде Нәҗип Хаҗипов. – Бу елга шулай ук алда зур бурычлар тора. Аларны тормышка ашыру өчен шактый кертемнәр һәм технологик чаралар күрү таләп ителә.
Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхчи хуҗалыкларга дәүләт ярдәме буенча шактый чаралар күрелә, аерым алганда, программаалр буенча 3 ел эчендә 830 сыер абзарына капиталь ремонт ясалды һәм 411 силостраншеялар төзелде.
«Республикада ел саен эре сөтчелек комплекслары файдалануга кертелә, аларда заманча җайланмалар, саву заллары, сөтүткәргечләр, сөтсуыткычлар, мобиль азчк ваклагычлар—тапрткычлар урнаштырыла. –Заманча саву җайланмалары белән сыерларның 76%ы тәэмин ителгән”.
Татарстанда терлекләрне тукландыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. «Агымдагы елда ашлык кукурузы- 100 мең гектарда, рапс – 107, көнбагыш – 137, борчак 65 гектар мәйданда чәчеләчәк», – дигән мәгълүмат бирде министр
чыгышының азагында Нәҗип Хаҗипов Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы районында Сөт бизнесы академиясендә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары уздыру турында сөйләде.
«Сыерларның продуктивлыгын арттыру 5.0» конференциясе ике көн барачак.
Чарада катнашучылар тармакның перспективалары һәм проблемалары турында, сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру, хайваннарны дәвалау һәм профилактикалау ысуллары турында фикер алышачаклар.
Конференциядә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, АПКның төбәк идарә органнары, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре, компанияләрнең әйдәүче экспертлары нотыклар белән чыгачак.