Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында нәселле терлекчелекне үстерү проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Кичә, 21 мартта, Министрлыкта эре мөгезле терлекләрне чиплаштыру, мониторинглау, хайваннарның генетик куәтен камилләштерү һәм селекция-нәсел эшен яхшырту проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә идарә итү буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Ирландия Республикасы илчелегенең авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе Мария Данн, Ирландиянең Азык-төлекне тотрыклы үстерү системасының проект менеджеры Джон Рей, «Сколково» фондының авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә биотехнологияләр юнәлешләре җитәкчесе Роман Куликов, Сколково фән һәм технологияләр институтында фәнни-техник тикшеренүләрнең проект офисы җитәкчесе Дмитрий Каталевский, академик Л.К. Эрнст ис. Терлекчелек буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты директоры Наталия Зиновьева һәм башкалар катнашты.

Әлеге проект 3-4 елга исәпләнгән һәм аңа түбәндәге модульләр керә: Татарстан нәселле терлегенең табышлылык күрсәткечен, белешмәләрне үзәкләштерелгән җыю һәм аларны анализлау системасын булдыру, хайваннарның генетик күрсәткечләрен яхшырту, фенотипировкалау, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә һәм белгечләренә бу юнәлештә белем бирү. Проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан һәм Ирландия галимнәрен, академик Л.К. Эрнст ис. Терлекчелек буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты белгечләрен җәлеп итү планлаштырыла.

Очрашу барышында проектны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, аны тормышка ашырганда барлыкка килергә мөмкин булган кыенлыклар, инвестицияләр җәлеп итү инструментлары турында һәм башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International