2017 елның 7 апрелендә, 18.00 сәгатьтә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы эфирында чираттагы «Туган җир» программасы чыгышы булачак.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Нурлат районы бүлегендә сабан культуралары орлыкларын чәчү алдыннан тикшерү тәмамланып килә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында фермерларны һәм республика муниципаль районнарында кече хуҗалыкларны үстерү буенча җаваплы затларны видеоконференция режимында дистанцион укыту уздырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасы нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс игълан итә.
Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.Аерым алганда, чираттагы сәүдә Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәренең үзәк мәйданында оештырылды.
“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә даими булып торалар, алар шунда авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру тәҗрибәсен һәм эре мөгезле терлекләрне карау технологиясен өйрәнәләр.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында эпизоотиягә каршы профилактик чаралар уздыру дәвам итә.
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Новая Заря» ҖЧҖендә терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыралар.
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы игенчеләре язгы чәчүгә әзерләнәләр.
Дәүләт төбәк сәясәтен камилләштерү мәсьәләләрендә башкарма хакимият органнарына мәгълүмати ярдәм итү бурычын истә тотып, «РусРегионИнформ» интернет-порталы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары тармакларын үстерүнең мәгълүмати навигаторы – 2017 оештырыла.