«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Нурлат районы бүлегендә сабан культуралары орлыкларына чәчү алдыннан тикшерү уздыру тәмамланып килә

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Нурлат районы бүлегендә сабан культуралары орлыкларын чәчү алдыннан тикшерү тәмамланып килә. «Район буенча көздән каралган 5950 тонна урынына 6100 тоннадан артык сабан культуралары орлыклары салынган иде, – дип сөйләде бүлек башлыгы Рөстәм Шәйдуллин. – Орлыкларның сыйфаты начар түгел. Шытым проценты уртача 90-92%».

Бүлектә тикшерү барышында орлык материалының шытымына, дымлылыгына, авырулар белән зарарлануына, чүпләнешенә, корткычлар булуга анализ ясала. Тикшерү узган орлыкларның һәр партиясенә сынау беркетмәсе - фитопатологик экспертиза нәтиҗәләре күрсәтелгән документ бирелә.

Чәчү алдыннан сабан культуралары орлыкларын баш агроном Елена Максимова, 1 категория агрономнар - Венера Рыскулова һәм Ольга Ананьева тикшерәләр. Моннан тыш, белгечләр уҗым культураларының халәтен контрольдә тоталар, вегетация чорында чәчүлекләрнең фитосанитар торышын күзәтеп торалар һәм башка эшләр башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International