Дәүләт төбәк сәясәтен камилләштерү мәсьәләләрендә башкарма хакимият органнарына мәгълүмати ярдәм итү бурычын истә тотып, «РусРегионИнформ» интернет-порталы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары тармакларын үстерүнең мәгълүмати навигаторы – 2017 оештырыла.
Әлеге электрон ресурсны булдыруның максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
– төбәк тармак үсеше өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, аны тормышка ашыруның өстенлекле юнәлешләрен билгеләү һәм бу юнәлештә федераль, төбәк хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген киңәйтү буенча тәкъдимнәрне бастырып чыгару;
– территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицион үстерү, бәяләр булдыруның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм стратегияләрен эшләү, эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү, торак төзелеше һәм шәһәр төзелеше, сәнәгатьне һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, АПК, ТКХ, ТЭК системасын һәм экологик иминлекне камилләштерү, ветеринария эшчәнлеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру, сатып алулар һәм тарифларны җайга салу өлкәсендә контракт системасын җайга салу, халыкны эш белән тәэмин итү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре, азык-төлек иминлеген, табигать, мәдәни, спорт-туризм, фән-мәгараф куәтен ныгыту, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ЗАГС һәм нотариат органнары хезмәтләреннән, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген һәм аларның сыйфатын арттыру, Россия Федерациясе халкын граждани, хокукый һәм социаль яклау мәсьәләләрендә төбәк һәм муниципаль идарә органнарының, учреждениеләренең, оешмаларының һәм предприятиеләренең эшчәнлеген яктырту;
– хакимиятнең төрле дәрәҗәләре һәм территориаль төзелеш системасы арасындагы мөнәсәбәтләрне оптимизацияләү буенча Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте тармак органнарының уңышлы гамәлләрен күрсәтү.
Россия Федерациясе субъектлары тармакларын үстерүнең мәгълүмати навигаторыннан дәүләт тармакфедераль һәм төбәк идарә органнары, шулай ук барлык төрдәге муниципаль берәмлекләручреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре һәм халкы файдалана.
Төбәкләрнең тармак мөмкинлекләреннән файдалануны тулырак гамәлгә ашыру механизмнары, аларның конкуренциячел өстенлекләрен урынлы куллану һәм үсешнең яңа нокталарын булдыру турындагы мәгълүмат «Новости регионов» бүлегендә урнаштырыла.
Порталда теркәлүчеләр тармак һәм ведомство үсешенә кагылышлы тәкъдимнәрне түләүсез урнаштыра алалар. Теркәлүнең гадиләштерелгән процедурасын монда узарга мөмкин:http://rusregioninform.ru/informatsionnyj-navigator.