Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.Аерым алганда, чираттагы сәүдә Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәренең үзәк мәйданында оештырылды. Ярминкәдә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнашты.

Ярминкәгә күп төрле продукция чыгарылган иде. Мәсәлән, Тирсә авыл җирлеге кешеләре – Айнур Хәкимов, Рафинад Низамбиев һәм Тәлгать Әхмәтҗанов ит белән сату иттеләр, Сарсак-Умга авылыннан Федор Кудрявцев бәрәңге сатты, Түбән Көчек авылыннан Шаеховлар гаиләсе ашлык сатты.

Монда шулай ук сөт, йомырка, бал, пешкән камыр ризыклары, өй шартларында әзерләнгән продуктлар, яшелчәләр өчен биоөстәмәләр, орлыклар һәм башка кирәк-яраклар сатып алырга мөмкин иде.

«Йомырка саттым – дистәсе 60 сумнан һәм сөт – литры 40 сумнан. Барысын да алып бетерделәр, – дип сөйләде Тәбәрле авылыннан Галинур Хәмитов. – Икенче килгәндә каймак һәм эремчек тә алып киләм. Аларны күп сорыйлар».

Әгерҗедә ярминкәләр тагын 15 һәм 29 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International