Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында эпизоотиягә каршы профилактик чаралар уздыру дәвам итә

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында эпизоотиягә каршы профилактик чаралар уздыру дәвам итә. «Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ белгечләре авыл хуҗалыгы хайваннарын туберкулез, бруцеллез һәм лейкозга тикшерәләр.

Бер үк вакытта хосусый сектордагы хайваннарны биркалау уздырыла, моннан тыш, шәхси хуҗалыклар тотучыларга йогышлы авыруларны кисәтү буенча белешмәлекләр бирелә. Бу елның мартыннан алып 1530 баш эре мөгезле терлеккә һәм 1600 баш кече терлеккә махсус тәртип номерлары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International