Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Новая Заря» ҖЧҖендә терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыралар. Монда 937 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 270 баш савым сыеыр исәпләнә. Көнгә 4,6 тоннадан артык сөт җитештерлә.
«Бездә танк-суыткыч алты тонна сөт сыйдыра, аны мөмкин кадәр тутырырга тырышабыз, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Илһам Хисамов. – Терлекләрне тоту урыннарын да яхшыртабыз: сыер абзарларын капиталь ремонтлау программасы буенча 2 терлекчелек бинасын төзекләндердек. Быел ашлык саклау склады төзүне планлаштырабыз».
«Новая Заря» ҖЧҖендә мартта 74 бозау туган. Якын көннәрдә башка сыерлар да бозауларга тиеш. Хуҗалык белгечләре рацион составына анализ ясап торалар, терлекләрне ашату һәм тоту технологиясен катгый үтәргә тырышалар.