Республика фермерларына грант ярдәме программалары буенча конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү тәртибен аңлаттылар

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында фермерларны һәм республика муниципаль районнарында кече хуҗалыкларны үстерү буенча җаваплы затларны видеоконференция режимында дистанцион укыту уздырылды. «Яшь фермерларга ярдәм», «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программалары буенча конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү кагыйдәләре аңлатылды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисадый һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасының Гарантия фонды белгечләре, банклар вәкилләре катнашты.

2017 елда грант ярдәме программаларын гамәлгә ашыру, грантлар бирү шартларындагы үзгәрешләр һәм таләпләр турында министр урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.

«Гаилә фермаларын үстерүгә быел 155 млн. сум карала, яшь фермерларга – 140 млн, кулланучыларкооперативларына 150 миллион сум карала, – диде Ришат Хәбипов. – Авыл кешеләренең активлыгы югары – яшь фермерлар һәм гаилә фермалары программалары буенча гына да 400 кеше теләк белдерде».

Министр урынбасары мәгълүматыннан күренгәнчә, грант алырга теләүчеләрнең һәр категориясе өчен үз таләпләре һәм тапшырылырга тиешле документлар исемлеге билгеләнгән. Әмма гомумиләре дә бар, шулар арасында:

– КФХ Татарстанда теркәлгән булырга һәм конкурста катнашырга тиеш;

– «Яшь фермерларга ярдәм» (НФ)» программасында катнашучы документларны һәм заявканы КФХ ачылганнан соң 24 ай эчендә тапшырган булырга тиеш, «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» (СЖФ)» программасында катнашучы – эшли башлаганнан соң ике ел үткәч, «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасында катнашучы – бер елдан соң;

– потенциаль грант алучының үз акчалары булырга тиеш (НФ өчен – проект хакыннан 10%, СЖФ һәм кооперативлар өчен – 40%);

– акчалар казначылык счетлары аша узарга тиеш;

– КФХның яисә кооперативның салым бурычы булмаска тиеш, ликвидация, үзгәртеп кору яисә илибөлгенлек хәлендә булмаска тиеш;

– кимендә 5 елга исәпләнгән нигезле бизнес-проекты булу;

– программада катнашучы грант алган елда яңа эш урыннары булдырырга һәм аларны 5 ел дәвамында сакларга тиеш (НФ – 1 млн. сум грантка 1 эш урыны, СЖФ – 3 эш урыны, кооператив – 3 млн. сум грантка 1эш урыны), ел саен продукция җитештерүне 10%ка арттырырга һәм грант үзләштерелү вакытыннан кимендә 5 ел үз эшчәнлеген алып барырга тиеш.

«Грант алучылар тарафыннан башта үз акчаларын тотуга аерым игътибар бирелә. Проектларны гамәлгә ашыруга үз акчаларын җәлеп итү өчен фермерлар 5% ставка буенча ташламалы кредитлар алырга мөмкин», – дип ассызыклады Ришат Хәбипов.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау программасында«Россельхозбанк» АҖ, «Сбербанк» ГАҖ, «Ак Барс» Банк» ГАҖ, «ВТБ Банкы” ГАҖ, «Промсвязьбанк» ГАҖ, «Газпромбанк» АҖ катнашалар.

Аннары Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре чыгыш ясадылар, алар шәхси счетлар ачу кагыйдәләрен һәм грант алучылар тарафыннан акчаларны тоту тәртибен аңлаттылар.

Видеоконференция барышында шулай ук фермерларның сорауларына җаваплар бирелде, аларның күпчелеге ташламалы кредитлар алу механизмын гамәлгә ашыру турында булды.

Грант ярдәме программалары буенча конкурслар шушы араларда башланачак. Заявкалар һәм документлар кабул итү озынлыгы һәр программа өчен 30 календарь көн тәшкил итә.

Конкурслар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылачак һәм авыл эшкуарларына заявкалар бирүдә практик ярдәм күрсәтү өчен районнарга җибәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International